Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше районда янгында бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән

Бөгелмәдә янгында бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Гафиятуллин урамындагы биш катлы йортның соңгы катында кичә кичке унбердә янгын чыккан. 64нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре янгын турында хәбәр алганнан соң ике минуттан вакыйга булган урынга килеп җиткән.

Өч бүлмәле фатирда җиһазлар янган. Күршеләр үзләре урамга чыгарга өлгергән, ә 37 яшьлек һәм 34 яшьлек ир-атларны, 43 яшьлек хатын-кызны уттан коткарганнар. Фатирда бер ир-ат мәетен тапканнар, ул янгында һәлак булган.

Янгынны сигез минут эчендә сүндергәннәр. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән, алар авыр хәлдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгынның сәбәбе һәм һәлак булучының шәхесе ачыклана.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-09-2020/b-gelm-d-yangynda-ber-keshe-lak-bulgan-m-ch-keshe-zyyan-k-rg-n-5769040

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев