Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күсе агуы белән агуланган дип шикләнеп, өч баланы хастаханәгә салганнар

Казанның 60 нчы мәктәбендә укучы өч бала күсе агуы белән агуланган дип шикләнәләр. Балалар хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалана. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

 

«Кич белән ике кызны һәм бер малайны уртача авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Балаларга тугызар яшь», – дип хәбәр итә агентлык чыганагы.

Гомуми билгеле булган мәгълүматларга караганда, күсе агуы белән агуланганда кешенең башы авырта, хәле бетә, тән тиресе агара, күңеле болгана.

Якынча мәгълүматлар буенча, балалар идәннән кәнфиткә охшаш әйбер тапкан һәм авыз итеп караган.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/30/176205/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев