Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кукмара итеге, сөт Һәм Камаз… Яшь җырчы Лэйна Татарстан турында клип төшергән (ВИДЕО)

Берничә көн элек яңа гына кабынып килүче яшь йолдыз Лэйна үзенең Татарстан турындагы «Малай на белом Барсе» клибы белән бөтен республиканы шаулатты. Клип, яшьләр теле белән әйткәндә, чын мәгънәсендә «вируслы» булды. «Вконтакте» социаль челтәрендә ул тәүлек эчендә 1 миллион (!) карау җыйды.

Лэйна турында халык беренче тапкыр Элвин Грейның 2018 елның декабрендә Уфада узган концертыннан соң ишетте. Биредә ул үзенең “Сөю калыр” җыры белән чыгыш ясап, күпләрнең йөрәгенә үтеп күрде. “Малай на белом Барсе” клибы исә яшь башкаручының популярлыгын бермәбер арттырды. Хәер, күптән түгел ул татар дөньясын бер мәртәбә шаулатып алган иде инде. Тик “Миләшләрем” җырына төшерелгән клип тирәсендәге шау-шуны хәзергесе белән чагыштырып та булмый. “Малай на белом Барсе” халыкта Лэйнага карата соклану хисләре уятса, “Миләшләрем” исә, киресенчә, аны ачу һәм нәфрәт белән очраштырган, кешеләрнең ни дәрәҗәдә мәрхәмәтсез, рәхимсез була алуына төшендергән.

Лэйнага әле 19 гына яшь. Ул журналистлар белән ачылып сөйләшергә, эчендәге хис-кичерешләр белән уртаклашырга яратмый. Аның чынлыкта нинди кеше булуын аңлавы шактый кыен. 

- Лэйна, әлбәттә инде, сүзне синең “Малай на белом Барсе” клибыннан башлыйсы килә. Тәүлегенә 1 миллион карау – бик зур күрсәткеч. Бу җыр кемнең идеясе?

–  Әлеге җырның идеясе көтмәгәндә-уйламаганда гына килде. Туган көндә утырганда кунакларның берсе: “Лэйна, нишләп син Татарстан турында җыр язмыйсың?” – дип сорады. Шунда минем башка бер-бер артлы кызыклы фикерләр килә башлады. “Әһә, – мин әйтәм, – Кукмара итекләре, металл, савыт-саба…” Кемдер дәвам итә: “Чаллы, Камаз…” Китте-китте… Ә мин хыяллана башласам, шигырь язам. Башта җырның кушымтасында: “ӘЙ, ЧУВАК, АЛЫП КИЛ ӨЧПОЧМАК” – дип җырлыйсым килгән иде. Тик продюсерым: “Юк, әйдә малай дип языйк. Татарча булса, матур була”, – диде. Шулай итеп, бергә-бергә ике сәгать эчендә текст уйлап чыгардык. Аннары инде клип турында уйлый башладык. Болар барысы да шаярып кына бит әле. Бу хәл тормышка ашар, дип беребез дә уйламый. Мин әйтәм: “Эх, шәп булыр иде! Мәсәлән, мин гаилә үзәгендә басып торам. Татарстан байрагы төсләрен бармакка сылыйм да, битемә сызам…” Шулай хыяллана торгач, клип идеясе дә туды. Алсу төстәге парикны, сарафанны эзләү үзе бер тарих. Анысы яшүсмерләргә, яшьләргә якынрак булу өчен эшләнде. Бармаган сәүдә үзәге, кибет калмады. Ә иң кызыгы, парик кию идеясе дә иртәгә клип төшерәбез дигән көнне генә килде.

Ә Камаз белән күренешләр? Йөк машинасын Кремль, Камал театры каршына китереп туктату җиңел булмагандыр…

Әйе, әлбәттә, рөхсәт алырга туры килде. Тик андый оештыру моментларының  барысын да продюсерым хәл итте. Камазга менү процессы менә чыннан да авыр бирелде. Көчкә өйрәндем! Бу процессларның барысын да видеога төшердек. Тиздән бу кадрларны шулай ук интернетка урнаштырачакбыз.

Әңгәмәне тулысынча  http://yalkyn.com/tejribe/38233/ сайтын да укый аласыз

Фото: http://yalkyn.com/tejribe/38233/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев