Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: Кабель продукциясен кайтарып буламы?

Кулланучыдан Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлегенә мөрәҗәгать кергән. Ул товарны кире кайтарыр алдыннан, белгечләр белән киңәшләшеп алырга булган.

Ир-ат электр товарлары сата торган кибетләрнең берсендә яктырткыч патронын тоташтыру өчен тимерчыбык сатып алган. Ул төргәкләнгән килеш сатылган.  Сатып алганнан соң, өйгә кайткач, кулланучы тимерчыбыкның кирәкле характеристикалары буенча туры килмәвен ачыклаган. Нишләргә? Тимерчыбыкны алыштырыргамы яки кире илтеп бирергәме?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль закон кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш булмаган һәм азык-төлек булмаган товарларның төгәл исемлеген бирә.

 Бу исемлеккә метраж буенча сатыла торган товарлар да керә (тасма, бәйләм, челтәр, тукыма, чыбык, кабель, линолеум һ.б.).
 Димәк, тимерчыбык сатып алганда, төргәктән ниндидер күләмдә кисеп алсалар, сатучы сезгә алмаштырудан яки кире кайтарудан баш тартырга хокуклы.

Әгәр сез тимерчыбыкны бөтен килеш, пакеты белән бергә сатып алган булсагыз, сатучы аны алмаштыра ала яки кире кабул итә ала, әлбәттә.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Законның 25 статьясындагы 1нче пунктыннан чыгып, сатучы түбәндәге шартлар үтәлгән товарларны кабул итәргә тиеш:
  - товар кулланылмаган
 - товарның кыяфәте һәм төргәге сакланган
 - ярлыклар һәм пломбалар бозылмаган
 -  касса, товар, электрон чек булу
 - сатып алынган көннән алып, 14 көнлек срок үтәлгән.

“Әгәр кабель интернет-кибеттән сатып алынса, кире кайтару буенча булган киңәшләрне дә истә тотыгыз, - ди Әлмәт территориаль бүлеге белгечләре. – Интернет-кибеттән товар сатып алганда, товар белән визуаль танышу мөмкин түгел, шуңа күрә кире кайтарганда кагыйдәләр башкача”.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында 19 гыйнвар санында укыгыз.

фото: https://ru.freepik.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев