Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кунакта савыт-саба юарга ярыймы?

Халык сынамышларына яшансак, кунакка килгән кеше савыт-саба юа икән, ул бу гаиләгә күз тидерергә, бәхетсезлек китерергә мөмкин. Чит кеше өендә савыт-саба юу — шушы гаиләдәге бәхетне юып төшерүне аңлата, дип яза «Кызыл таң» газетасы сайты.

Моның аркасында гаиләдә конфликтлар башланачак, финанс кыенлыклар барлыкка киләчәк, дип санала. Чит йортта тәлинкәләр юучы кунак гаиләнең матди иминлеген алачак, имеш.

Бу борынгы сынамышның мәгънәсе шунда: сүз ике бик мөһим нәрсә — су һәм савыт-саба турында бара. Безнең бабаларыбыз савыт-сабаны кеше өчен бик шәхси әйбер итеп санаган. Һәр тәлинкә, һәр чынаяк өйдә яшәүченең энергетикасын еллар буе үзендә туплый. Ә кунаклар, үз энергиясен кертеп, аны җимерә ала.

Су исә, борынгылар уйлаганча, үзендә уңай яки тискәре мәгълүмат туплаучы гына түгел, шуларны ук юып төшерүче дә. Шуңа күрә савыт-саба юганда алар азык калдыкларыннан гына түгел, аннан ашаучыларның энергетикасы да чистартыла.

Моннан тыш, су хис-кичерешләрне, фикерләрне генә түгел, начар уйларны да үзенә сеңдерә ала. Шулай булгач, әгәр дә килгән кунак сезгә көнләшеп караса, савыт-саба юу вакытында ул шушы хисләрен суга да сеңдерәчәк. Бу исә, югарыда әйтелгәнчә, сезгә уңышсызлыклар җәлеп итәчәк.

https://vatantat.ru сайтыннан алынды

https://pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посуда мытье посуды