Күпкатлы йортта тавышланган өчен ничә сум штраф салына?
Россиянең барлык төбәкләрендә тавышны тыюның бердәм вакытын кертергә җыеналар. Тыю 23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәр кертеләчәк, дип яза “Известия”.
Яңа документта күп катлы йортта ремонт эшләренең бердәм вакыты итеп иртәнге 9 дан кичке 7гә кадәр вакыт күрсәтелгән. Мондый эшләрнең фәкать эш көннәрендә генә һәм, һичшиксез. тәнәфес белән (көндезге 1дән 3кә кадәр) башкарылырга тиешлеге искәртелгән.
Түбәндәге штрафлар кертү күздә тотыла. Тавышны тыюны беренче тапкыр бозган кешеләргә – 500 сумнан 2 мең сумга кадәр, юридик затларга – 20 меңнән 50 мең сумга кадәр. Законны кабат бозган кешеләрдән – 2-5 мең сум, юридик затлардан – 50-100 мең сум түләтәчәкләр.
Документта күрсәтелгәнчә, законны даими бозучыларга – юридик затларга иң зур штраф күләме 500 мең сум тәшкил итәчәк.
Фото: Рамия Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев