Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куркыныч янәшә йөри

Африка дуңгыз чумасы - йогышлы авыруларның берсе. Аның белән төрле яшьтәге йорт хайваннары һәм кыргый дуңгызлар зарарлана. Инфекция чыганагы - авыру һәм үлгән дуңгызлар. Хәтта исән булганнары да зарарланган дуңгызлар белән бергә торган очракта инфекция эләктерә. Авыруны барлыкка китерүче факторлар - азык, көтүлекләр, транспорт чаралары. Зарарсызландырылмаган ашханә калдыкларын куллану да...

Африка дуңгыз чумасы - йогышлы авыруларның берсе. Аның белән төрле яшьтәге йорт хайваннары һәм кыргый дуңгызлар зарарлана.


Инфекция чыганагы - авыру һәм үлгән дуңгызлар. Хәтта исән булганнары да зарарланган дуңгызлар белән бергә торган очракта инфекция эләктерә. Авыруны барлыкка китерүче факторлар - азык, көтүлекләр, транспорт чаралары. Зарарсызландырылмаган ашханә калдыкларын куллану да алда әйтеп кителгән факторларга керә.
Әлеге авыру авыр формада күзәтелә: тән температурасы 41,5-42 градуска җитә, аппетит югала, сусау биләп ала, хайван төшенке, боек халәттә була, хәтта канлы эч китү дә күзәтелергә мөмкин. Дуңгызларның борыныннан кан китә, корсак, колак, муенның түбән өлешендә куе кызыл-шәмәхә таплар барлыкка килә, алар басып караган очракта агармый. 7 - 10 көннән хайван үлә дә. Шунысы бар: әлеге вирус кеше өчен куркыныч түгел.
Африка чумасын булдырмау өчен нинди чаралар үрергә соң?
- чит-ятларны үзегезнең хуҗалыкка кертмәскә. Дуңгызларны ябык, урамга чыгарып йөртмәү режимына күчерергә. Шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары ияләренә дуңгызларны абзарда тотарга һәм тышкы абзарга чыгармаска кирәк;

- дуңгызларны пешеп җитмәгән азык калдыклары белән тукландырмаска. Промышленностьта җитештергән азык сатып алырга киңәш ителә яки аны 80 градустан да ким булмаган температурада пешерергә;

- ун көнгә бер тапкыр чучкалар торучы биналарны кан суыра торган бөҗәкләргә (талпан, бет, борча) каршы эшкәртергә;

- ветеринария белгечләре карап, тикшерү үткәрмичә, ветеринар-санитар экспертиза ясамыйча, суярга киңәш ителми;
- санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында тере чучкаларны сатып алмаска, ветеринария тарафыннан бирелгән документ булмаса, тагын да куркыныч. Башка регионнардан дуңгыз яки дуңгызчылык продукциясен белешмәсе булмый торып, кайтарырга кирәкми;

- ветеринария хезмәте планлы рәвештә классик дуңгыз чумасына вакцинация ясый, төрле ветеринар күзәтүләр үткәрә, бу вакытта барлык дуңгызны да күрсәтү - сезнең вазифага керә;

- хайван үләксәләрен, аларны тотудан калган калдыкларны чүплеккә, юл кырыена ташлап калдырырга ярамый. Шулай ук, бакча яки башка участокларда күмеп калдырырга да тиеш түгелләр.
Африка чумасы кабынып китү һәм таралу очракларын китереп чыгарган гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы көткәнен истән чыгармагыз.
Кинәттән генә дуңгызларның үлеме ачыкланса, кичекмәстән Лениногорск Дәүләт ветеринария берләшмәсенә 2-70-04 телефоны буенча хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чума