Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кызына белмәүчеләргә тире рагы яный

Җәй җитү белән әлеге мәсьлә бигрәк тә актуальләшә шул... 2015 ел нәтиҗәләре буенча тире рагы һәм меланома яман шеш авырулары арасында икенче урынга чыккан һәм 12,4% тәшкил иткән. Әлбәттә, моңа китергән сәбәпләр төрле булса да, күпчелеге кояшның ультрафиолет нурларыннан сакланмаганнан килә ди. Шуңа күрә табиблар кояш кыздырганда кызынырга кушмый. Бигрәк...

Җәй җитү белән әлеге мәсьлә бигрәк тә актуальләшә шул...


2015 ел нәтиҗәләре буенча тире рагы һәм меланома яман шеш авырулары арасында икенче урынга чыккан һәм 12,4% тәшкил иткән. Әлбәттә, моңа китергән сәбәпләр төрле булса да, күпчелеге кояшның ультрафиолет нурларыннан сакланмаганнан килә ди. Шуңа күрә табиблар кояш кыздырганда кызынырга кушмый. Бигрәк тә 11-16 сәгать аралыгында - бу вакытта кояш бигрәк тә актив була. Ак тәнле кешеләрнең кара тәнлеләргә караганда кояшның яман нурларыннан саклану функциясе түбәнрәк булуын да онытмаска кирәк. Саклагыч кремнарга таяну да дөрес түгел икән. Чөнки ул тәнне артык җылынудан сакларга мөмкин, ә яман шеш китереп чыгаручы нурлардан - юк. Табиблар тәнендә миң булган кешеләргә дә кояштан сакланырга киңәш итә. Татарстанда, бәхеткә, меланома дигән авыру сирәк очрый (гәрчә халык аны да тире рагы дип атаса да) - 100 меңгә 5-6 очрак кына. Тире рагы күбрәк олы яшьтәгеләрдә күзәтелсә, меланома яшьләрдә дә очрый ди. Рактан аермалы буларак, меланома тиз арада үсеп таралырга сәләтле.

http://www.yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев