Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кытайның Хайнань утравыннан китә алмаган туристлар бүген Казанга кайтып җитте

ИрАэро” авиакомпаниясе самолеты 373 турист белән “Казан” халыкара аэропортына төште.


Кытайның Хайнань утравыннан китә алмаган 373 турист “ИрАэро” авиакомпаниясе самолетында “Казан” халыкара аэропортына төште.
“Бүген Хайкоудан (Хайнань утравында — Т-и иск.) 373 кеше кайта. Аларның 325е өлкән кеше, 44 бала һәм 4 сабый. Бүгенге көндә Кытайның Хайнань утравында Казаннан килгән 200 кеше кала, аларның яллары әле дәвам итә”, - дип сөйләде журналистларга Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов.


Республикада утрауда булган , шулай ук “Жемчужная река” туроператорыннан юлламаны Хайкоудан вакытында кайта алмаячакларын белеп алган туристларга консультация бирү буенча оператив төркем төзелде, дип өстәде Әбдрәшитов.

“ИрАэро” авиакомпаниясе “Жемчужная река” туроператорының бурычы җыелу аркасында Россия һәм Хайнань арасында очышларны туктатты. Нәтиҗәдә, Казан, Кемерово, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Хабаровск һәм Чиләбе туристлары Кытайдан үз илләренә вакытында кайтып китә алмады.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан туристларының Instagramдагы үтенеченә колак салып, Ивановка аларга ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе әлеге мәсьәләне үз контроленә алды һәм туристлар белән элемтәдә булды.


Россия Тикшерү комитеты турфирма җитәкчелегенә карата җинаять эше кузгаткан.

 

Фото: Диана Махмутова, Диана Авакян
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X