Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыярны күршеләреңнән алда өлгерт!

Иртәрәк ашый башлар өчен кайчан утыртырга соң?

 

 

 

— Утыртылачак кыяр орлыгын — апрель урталарында, ачык түтәлгә исә майның беренче декадасында утыртырга киңәш ителә. Бу очракта кыярны күршеләрегездән бер айга алдарак ашый башларсыз. Димәк, 1 июньгә өстәлегездә беренче кыярлар булачак, — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгече Лилия Нуретдинова.

Әгәр кыярга җылы җитмәсә, ул озынга үсә башлаячак. Бу очракта аны тирәнгәрәк төртеп яисә төтенә туфрак өстәп коткарырга була. Теплицага, я ачык түтәлгә утыртылачак үсентенең 3-4 яфрагы булырга тиеш.

Туфрак әйбәт булса, кыярга өстәмә ашламалар кертү кирәкми. Шулай да, үсентеләр хәлсезрәк күренсә, минераль ашлама кертергә кирәк булачак. Моны шытымнар чыгуга ике атна үткәч эшләргә кирәк, икенче тапкыр ашламаны үсентене күчереп утыртыр алдынан бер-ике көн алдан кертегез.

Ашлама 10 литр суга бер аш кашыгы чамасы алына.

 
Фото:img2.procvetok.com
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kiyarni-k-rshel-re-n-n-alda-lgert-202103/

http://maydan

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев