Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзге вакытта туган бала озын гомерле була...

Галимнәр моның нәрсәгә бәйле булуын да ачыклаган.


 

 

Америка галимнәре 100 яшьтән узган кешеләр турында мәгълүмат җыеп, аларның күпчелеге сентябрьдән ноябрьгә кадәрге чорда туганлыкларын ачыклаган. “Көзге кешеләр” феноменына аңа кадәр дә игътибар иткәннәр. Мәсәлән, 2004 елда Бременда Александр Лерчл дигән профессор, көз көне туган балаларның башкаларга караганда озаграк яшәве генә түгел, бәхетсезлек һәм суицид очракларыннан да сирәк һәлак булулары турында тикшеренү нәтиҗәләрен җиткергән.

Белгечләр белдерүенчә, кешенең гомер озынлыгы ана карынында һәм гомеренең иң беренче айларында “программа”га салына. Туклану, һава торышы, йогышлы авыруларның таралуы елның төрле фасылларында төрлечә булганлыктан, балалар төрле “программа”лар белән дөньяга аваз сала. Көзге уңыш вакытында әниләр дә җимешләр һәм яшелчәләр белән яхшырак туклана.

Фото:pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев