Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күзәтүчеләр күп булу сайлауларның ачык һәм намуслы булачагын ышандыра

Көз көне Дәүләт Думасына сайлауларда 18 мең күзәтүче булачак. Шул исәпкә республика Җәмәгать палатасыннан булган 3 мең күзәтүче керә. Алар бөтен Татарстан буенча билгеләнәчәкләр.

 “Күзәтүчеләрнең күп булуы, сайлауларның ачык һәм намуслы булуын гарантияли,- ди республика Җәмәгать палатасы рәисе Зилә Вәлиева. Россия Парламентына сайлауларда конкурентлык көчле булачагы хәзер үк билгеле, чөнки аларда катнашачак партияләр саны 14 кә җитә." Аның сүзләрен республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев та куәтли: “ Сайлауларны күзәтүчеләр институты бик мөһим проект. Үз кандидатларының федераль списогын төзегән һәрбер партия, Россия Җәмәгать палатасы, Россия субъектларының Җәмәгать палаталары сайлауларга үзләреннән икшәр күзәтүче билгели ала. Алар көне буе күзәтү эшен алып барачак.”  Ул, шулай ук, быелгы сайлауларның яңа форматта узачагын да янә искәртеп үтте. Белгәнебезчә, коронавирус пандемиясе чорында куркынычсызлык кагыйдәләре бозылмасын өчен, сайлау өч көн- 17августтан 19 ына кадәр дәвам итәчәк.

https://www.tatar-inform.ru/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев