Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лаеш юлында автобус белән авариядә ике кеше үлгән

Татарстанның Лаеш районында бүген юл һәлакәте була. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге сигез тирәсендә Казан-Оренбург юлында автобус белән җиңел автомобиль бәрелешә.

 автобус катнашында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген иртән Казан - Оренбург юлында булган. Зыян күргән алты кешене Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләүләренчә, җиңел машинаның шоферы һәм пассажиры бик авыр хәлдә булган, табиблар аларны коткарып кала алмаган. Алар вафат булган.

Уртача авыр хәлдә булган бер пассажирны хастаханәгә салганнар, канәгатьләнерлек хәлдә булган тагын өчесен өйләренә озатканнар, аларга амбулатор дәвалану билгеләнгән. 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев