Заман сулышы

Лениногорскилылар, сак булыгыз, түбәләрдән кар төшү ихтималы бар

Күп итеп кар яву һәм температура күтәрелү сәбәпле, йорт түбәләреннән кар һәм боздан төшә, сак булыгыз.

 

Балаларга да бу хакта кисәтегез.

Реклама

Биналар һәм корылмалар тирәсендә автомобильләр калдырмагыз.  Еш кына боз сөңгеләре водостоклар өстендә хасил була, шуңа күрә йортларның фасадларының бу урыннары аеруча куркыныч. Аларны читләтеп үтәргә кирәк.

Сезнең йорт түбәсендә эленеп торган боз сөңгеләре һәм кар өемнәре булса, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итә аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: