Лениногорск балалар йорты командасы  республика беренчелегендә 2 нче урын алды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалар йорты командасы республика беренчелегендә 2 нче урын алды

Чаңгы ярышлары буенча сынаштылар.

 

Ярышлар Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.

Лениногорск балалар йорты командасы  ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында узган  республика беренчелегендә (эстафета) 2 нче урын алды.

Ярышлар Минзәләдә узды. Лениногорск Балалар йорты командасы белән тагын 9 команда катнашты. Алар Нурлат, Чистай, Нижнекамск, Әлмәт, Алабуга, Лаеш, Казан һәм Минзәләдән иде.

Беренчелекне Лаеш командасы алды.


Нет комментариев