Лениногорск балалар китапханәсендә түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткәрелде (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалар китапханәсендә түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткәрелде (+фотолар)

Лениногорскиның Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә түбәтәй ясау буенча «Кулдан ясалган могҗиза» мастер-классы уздырылды.

Мастер-класс Президент мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган «Халык китабы фестивале» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Китапханәче Ольга Таймухина хатын-кыз һәм ир-ат түбәтәйләре, орнаментларның әһәмияте турында сөйләде. Башта татар милләтенә хас элементларны ясап, күрсәтмә буенча эшләделәр. 

«Балаларга күбрәк фетр, бәрхет кәгазе, пайетка һәм стразалар белән эшләү ошады», ди ул. 

Мастер-класс кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Түбәтәйләр якты, төсле һәм матур килеп чыкты. Катнашучылар үз эшләреннән канәгать калды.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясенең официаль төркеменнән алынды.


Нет комментариев