Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалары мультфильм ясарга өйрәнәләр

Лениногорскида Г. Тукай исемендәге китапханә  Татарстан Мәдәният министрлыгының грантын отты.

Мультипликация студиясе - әлеге грантның проекты. Проект җитәкчесе Аделя Фәрхетдинова  мультстудия эшенең башлангыч этабында балаларны мультипликацион фильмның тарихы һәм процессы, аның төрләре, үзенчәлекләре, геройларның тавышын яңгыратучы һөнәрләр белән таныштырды.

Дәрес программасында әкиятләр буенча викториналар, дөнья һәм  чит илләр халык әкиятләрен  укулар булды. Аннары балалар үзләре сайлаган әкияткә булачак мультфильм булдыру фикерләре  турында фикер алыштылар.

Мультфильм ясау төрле техника ярдәмендә тормышка ашырылачак. Беренче дәрестә  катнашучылар карандаш, фломастер һәм буяулар белән рәсем ясау буенча осталыкларын күрсәттеләр. Алга таба тагын да мавыктыргыч  булачак әле: балалар фотоаппарат, веб-камера, микрофон белән эшләргә өйрәнәчәкләр, ди Аделя.

Мультфильм студиясендә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев