Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск чаңгычылары республика ачык ярышларында көч сынашып кайтты

Чаңгы узышлары Яр Чаллы шәһәренең “Прибрежный “ паркында өч көн буена дәвам итте. Ачык республика ярышлары атказанган спорт мастеры Иван Утробин призына үткәрелде.

Ярышлар программасына, республиканың иң көчле яшь чаңгычылары катнашында, 3, 5 һәм 10 километрга  ирекле стильдә  һәм 1,6 километрга алты кешелек эстафетада узышлар кертелгән иде.

Шәһәребезнең чаңгы спорты мәктәбендә тәрбияләнүче  спортчылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз яшьләре буенча төркемнәргә бүленеп көч сынашкан Антон Рыков, Аяз Вафин, Кристина Муравцева, Камилла Нагиева, Дарья Уланова, Аделина Вафина һәм Таһир Минегулов –  республика ачык беренчелеге ярышларының  иң көчле спортчылары арасына керделәр.

Камил Сәгъдиев, Валентин Ермолаев, Солтан Дәүләтшин, Айдар Дәүләтшин, Айдар Минегулов та,  үз яшьләрендәгеләр төркемендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп,  спорт разрядларын тагын бер тапкыр расладылар.

Лениногорск чаңгычылары Нияз Хамматов, Иван Федоров, Дамир Латыйпов һәм Азат Минһаҗевның да нәтиҗәләре уңышлы гына.

Алда таба балаларны, спорт мәктәпләре арасында Татарстан Беренчелеге ярышлары көтә, аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт лыжня

2
X