Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск делегациясе Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарада катнашты

Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды.

Анда Лениногорск делегациясе: район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.

Тантана Салих Сәйдәш исемендәге зур концертлар залында үтте.

Залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флаглары һәм Казан югары хәрби команда училищесы Байрагы тантаналы төстә кертелде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев