Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин аударыш буенча чемпионат уздырырга тәкъдим итте

Лениногорск районы эшмәкәре Фәрит Нәбиуллин аударыш буенча республика чемпионатын уздырырга тәкъдим итте. 

 

Бу хакта ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының «Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге» секция мәйданчыгында сөйләде. 

«Татар атсыз булмый. Һәр районда 2-3 шәр татар атын чаптырсак, ул бер эш, аударышны да үткәрсәк, көрәшкә бармыйча, аударышны караячаклар. Без бит үткәрәбез, аударышны сырып алалар. Безгә бит халыкның рухын эмоциональ кызык уеннар белән күтәрергә кирәк», — диде Фәрит Нәбиуллин.

Ул Федераль Сабан туенда да аударыш буенча еллык Россия чемпионатларын уздырып булыр иде дип саный. «Быел Мөслимдәге федераль авыл Сабан туенда да аударыш уздырылсын иде», — дигән теләген җиткерде.

«Алтайда, Башкортстанда да аударыш бар, без әлегә лидерлар. Шушы лидерлыкны югалтмаска кирәк. Чемпионатка якутлар, казакларның кызыксынуы бар. Волгоград та, чакырыгыз, без дә киләбез, диләр», — дип сөйләде Фәрит Нәбиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул аударышны һәр районда тарату өчен федерация җитәкчесе итеп авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровны куярга кирәк дип саный. Аның фикеренчә, 30 августта да ел саен аударыш уздырырга була. Фермер Сөембикә манарасы яныннан Болгарга атлар белән сәфәр оештыру тәкъдиме белән дә чыкты. «Бер башланса, шулай китә ул», — диде.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев