Лениногорск эшмәкәре төзелеш чүп-чарын ыргыткан өчен китерелгән зыянны түләде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск эшмәкәре төзелеш чүп-чарын ыргыткан өчен китерелгән зыянны түләде

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары узган елның җәендә Лениногорскида

калдыкларны законсыз ташлау фактын ачыкладылар. Төзелеш чүп-чарлары шәхси эшмәкәрнең милке булып саналган участокта җыелган була. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайты хәбәр итә.

Хокук бозучыга әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 112 мең сумлык дәгъва белдерелгән. Ирекле компенсациядән баш тарту сәбәпле, экологларга ТР Арбитраж судына дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә туры килгән,  Арбитраж суд исә гаепле кешедән зыянны капларга мәҗбүр итте.

 

Чыганак: https://eco.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2363785.htm

 

 

 


Нет комментариев