Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск футболчылары сезонны ачты

Лениногорск футболчыларының беренче матчы "Яшьлек" стадионында узды.

Очрашуның максаты - иң яхшы футболчыларны ачыклап, Татарстан Беренчелегендә катнашу өчен команда оештыру.

Футбол ярышларын уенчылар үзләре дә, җанатарлар да ел буе көте. 2021 елдагы матч футбол яратучы 30 баталияне (көрәшне, уенны) берләштерде. Алар командаларга үзләре бүленде. Иптәшләрчә уеннан соң республика беренчелегендә катнашу өчен җыелма команда оешачак.

2021 елгы сезонда яңа уенчылар да бар. Уен кырында аларга җиңел булмады, тәҗрибәле футболчылар яңа килүчеләргә "скидка" бирмәде. Беренче минутларда уенчыларның хәрәкәтләре шома гына бармады. Аннан соң гына уен үз кысасына керде.

Иптәшләрчә матч - 3:3 исәбе белән төгәлләнде. Алда әле тренировкалар, контроль уеннар. Татарстан Беренчелеге 5 июньдә старт ала. Әзерләнергә вакыт бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев