Лениногорск «Яшьләр вакыты»  фестивален үткәрү мәйданчыгының берсе булды (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск «Яшьләр вакыты» фестивален үткәрү мәйданчыгының берсе булды (+фотолар)

Бүген Лениногорскида яңа төрле форматта, беренче тапкыр гына уза торган фестиваль үтте. Беренче курс студентлары көне уңаеннан «Яшьләр вакыты» республика фестивале узды.

“Яшьләр вакыты” – мультиформатлы республика фестивале. Быел Татарстанда беренче тапкыр гына оештырылды әле.  Бәйрәм программасы берьюлы Татарстанның 9 шәһәрендә үтте: Казан, Яр ЧАллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Чистай, Зеленодольск, Лениногорскида һәм Иннополиста. 

“Яшьләр вакыты” фестивале республиканың 40 меңгә якын студентын берләштерде. Төп мәйданчык – Казанда , “Чаша” янындагы мәйданчык иде.Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен телекүпер аша алда язылган шһәрләр барысы да күреп, ишетеп торды.
Лениногорскида өч урта һөнәри уку йортында һәм КНИТУ-КАИ филиалында барлыгы – 2 мең 800гә якын студент укый.

Мәдәният сараенда студентларны район башлыгы Марат Гирфанов сәламләде. Ул яшьләргә кыю булырга кушты. Куйган максатларына барып җитүләрен теләде. 

Фестиваль кысаларында Мәдәният сарае каршында төрле мәйданчыклар эшләде.


Нет комментариев