Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ишегалларында чәчәк үстерәләр (фотолар)

Шашин урамы 4нче йорт каршында быел бик матур лилия чәчәкләре үсте, дип хәбәр итте актив хәбәрчебез Зөмәрә Шәрәпова. Бу чәчәкләр кибеттә дә бик кыйммәт саналалар.Тәрбия дә күп кирәк үзләренә. Ә безнең йортта уңган чәчәк үстерүчеләр яши. Җәй буена өеннән сулар алып чыгып сибүче,төпләрен йомшартып, утап торучылар бар. Ул апаларның фотога...

Шашин урамы 4нче йорт каршында быел бик матур лилия чәчәкләре үсте, дип хәбәр итте актив хәбәрчебез Зөмәрә Шәрәпова.


Бу чәчәкләр кибеттә дә бик кыйммәт саналалар.Тәрбия дә күп кирәк үзләренә. Ә безнең йортта уңган чәчәк үстерүчеләр яши. Җәй буена өеннән сулар алып чыгып сибүче,төпләрен йомшартып, утап торучылар бар. Ул апаларның фотога да төшәсе килмәде, үзебез өчен үстерәбез, матур бит диештеләр.

Лилия, астра, гвоздика, ромашкалар урамыбызны ямьләп хәзер дә утыралар. 1 сентябрь көнне Галина Леонидовна үзе үстергән чәчәкләрне балаларга өләште. Күрсәгез иде, балаларның шатлыгын! Шундый хезмәт куелганын күргән балалар берсен дә үзләре өзеп китмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск