Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск картлар йортына Кыш бабай килде

Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бәйрәм күчтәнәчләре белән яшьләр һәм спорт идарәсеннән Кыш бабай һәм Кар кызы килде.

Тәмле бүләкләрдән тыш, алар бик күңелле концерт программасы да әзерләгән иде. Өлкәннәрне аеруча Кыш бабай белән бергә кунак булып килгән, биюгә-җырга сәләтле  ак аю үзенә җәлеп итте. Социаль ярдәм алучылар аңа кушылып үз талантларын да күрсәттеләр.  Ә Кыш бабайның уң кулы булган - Кар кызы,  алар белән мавыктыргыч һәм кызыклы бәйгеләр оештырды.

Өлкәннәр өчен Яңа ел бүләкләре Лениногорск шәхси эшмәкәрләренең матди  булышлыгы белән хәстәрләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев