Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск хокук саклау хезмәткәрләре “Җиңү Урманы” проекты кысаларында агачлар утыртты

Эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре бүлекнең ветераннар советы рәисе Альберт Осипов һәм бүлек каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре белән берлектә “Җиңү Урманы” («Лес Победы») Бөтенроссия экологик-патриотик проектта катнашты.



Әлеге акция Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә  ил территориясендә 27 миллион агач утыртуны күздә тота. Проект 2015 елда башланды, инде Россия регионнарында 20 миллионлап агач утыртылган.


Ул көнне хокук сакчылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре истәлегенә, эчке эшләр бүлеге территориясендә исемле нарат үсентеләре утырттылар. Алар әйтүенчә, әлеге проект мөһим, ул туган як экологиясен кайгырту, шулай ук патриотик тәрбия чарасы буларак та кабул ителә.


Агач үсентеләре үсеп, матураеп, бүлек территориясен ямьләндерер, шулай ук  авыр сугыш елларында безнең тынычлык өчен башын салганнарга мәңгелек истәлек булып торыр.

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев