Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск хуҗабикәләренә синнабон рецепты

Якыннарыгызны тәмле ризык белән сөендерәсегез килсә, бу рецепт - сезнең өчен. Тәския Вагизова рецепты.

250 гр җылы сөткә 1 аш кашыгы тулар-тулмас коры чүпрә, 2 аш кашыгы песок салып бутап кабартабыз, аннары тагы 3-4 аш кашы песок, тәменчә тоз, 2 йомырка, ванилин, 100 гр эретелгән май салып, бик йомшак итеп камыр басабыз, кабартабыз.

Кабаргач озынча шакмак итеп, юка итеп җәябез. Никадәр юка җәйсәгез, шуның кадәр матур чыга. 

Өстен эреткән ак май белән сөртеп, корицага песок кушып сибәбез. Рулет итеп төреп, 3-4 см кисәбез, аралар калдырып, табага тезәбез.

200 градуста пешерәбез. Өстенә куертылган сөт белән сливочный сырдан крем ясап сөртергә, аннары әстерхән чикләвеген төеп сибәргә мөмкин.

 

Чыганак 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев