Лениногорск курсантлары внедорожник йөртүгә имтихан тапшырды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск курсантлары внедорожник йөртүгә имтихан тапшырды

Гостехнадзорның Лениногорск районы бүлеге хәбәр итүенә караганда,

Юлдан читтә йөри ала торган (внедорожник) мототранспорт чараларын йөртүчеләрне «Татнефть» ЦПК ЧОУ Лениногорск филиалы укытып чыгарды. Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан  имтиханнар кабул ителде.

Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетлары буенча җаваплар бирделәр. Практик өлештә RM-500 техникасында  имтихан бирүчеләрдән йөртү күнекмәләре тикшерелде.

Имтиханнарны 12 курсантның барысы да  уңышлы тапшырды.

Тиздән  алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачаклар.

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча инженер-инспекторы


Нет комментариев