Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск кызы Мәрьям Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасында өченче урын алды (ФОТОЛАР)

Газет укучылары хәтерли торгандыр, “Заман сулышы” газетының 15 март санында Лениногорск кызы Мәрьям Магиззянова турында язган идек.


Ул вакытта Мәрьям Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабында “Ветеринария” белгечлеге буенча беренче урын алган иде.

Күптән түгел Ульяновск аграр университетында әлеге һөнәри осталык олимпиадасының икенче туры узды. Ул Идел буе федераль округы урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында үтте. Ярышка Ульяновск, Самара, Саратов, Киров,Түбән Новгород, Татарстан, Мордовия, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртиядән катнашучылар җыелды.


Татарстан данын безнең якташ кызыбыз – Мәрьям Магиззянова яклады. Мәрьям әйтүенчә, ярыш җиңелләрдән булмаган. Ветеринария һөнәре буенча теоретик һәм практик яктан тирән белемнәр таләп ителгән. Тик Мәрьям авырлыклар алдында сынатмый, беренче һәм икенче урынны Ульяновск  студентлары алса, өченче урында - Татарстан кызы.Үз өеңдә стеналар да ярдәм итә диләр, хужаларның призлы урынны алуы гаҗәп түгел, ә Мәрьямгә бары үз көченә ышанырга туры килде.

Олимпиаданың төп өлеше май аенда, Тамбов шәһәрендә узачак. Безнең студент кызыбызга анда катнашу өчен юллама бирелде. “Җиңү өчен барлык көчемне куячакмын, белемнәремне җигәчәкмен”, - ди Мәрьям. Аңа уңышлар телибез.

Мәрьям - Лениногорскиның 7нче мәктәбен тәмамлаган, хәзер Минзәлә авыл хуҗалыг техникумының өченче курсында белем ала.

Розалия Мостафина тексты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев