Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск өлкәннәре шахмат-шашка турнирында көч сынашты

Лениногорскида шахмат һәм шашка уеннары буенча унберенче республика темпо-турниры узды.


Шәһәребезнең шахмат мәктәбендә  турнирның зона ярышлары этабының беренчесе  булды. Анда шәһәр һәм районның бүгенге көндә лаеклы ялда булган  шахмат сөюче осталары катнашты.

Шахмат буенча көндәшләрен бер-бер артлы җиңеп Александр Трошихин һәм Фәридә Усманова  беренчелекне яуладылар,  Александр Трошихин, шулай ук, шашка буенча да җиңүче булды. 

Ә хатын –кызлар арасында Римма Ногматова  иң оста шашка уенчысы булды.

Җиңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе әзерләгән медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр өләштеләр.

Зона ярышларының икенче этабы февраль аенда Әлмәт шәһәрендә узачак, анда Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Сарман, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары командалары катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев