Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск өлкәннәренә волонтерлардан ярдәм күрсәтелә

Өлкән яшьтәге лениногорскилылар өчен азык-төлек, дарулар алырга чыгып йөрергә туры килмәячәк: “Татнефть” компаниясе тарафыннан оештырылган Ресурс үзәге волонтерлары эпидемиология куркынычы югары булган чорда ярдәмгә килә, алда әйтелгән эшләрне алар башкарачак.


Олы буын вәкилләре өчен яңа коронавирус инфекциясе тагын да куркыныч, шунлыктан тирә-юньдәгеләр белән аралашуны вакытлыча туктатып торырга туры килә. Шул уңайдан, “Татнефть” Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы өлкән буын өчен ярдәм күрсәтү буенча инициативаны башлады. Лениногорск – әлеге инициативаны эшләүче  Әлмәттән соң икенче шәһәр булып тора.


Ярдәм алу өчен: азык-төлек китерергә, дарулар алып кайтырга яисә торак-коммуналь түләүләрне башкарырга кирәксә, Лениногорскида яшәүчеләр (8553) 305-060, 8-917-26-08-375 телефоннары буенча иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр шалтырата ала. Волонтерлар шалтыратуны кабул итә, әйткән тәкъдимне тыңлый һәм тиз арада кайдан алып килергә икәнен хәл итеп, 1 сәгать эчендә китереп тә бирәчәк.

Волонтерлар өлкәннәр белән медицина битлекләрендә, перчаткаларда һәм медицина тикшерүе узганнан соң аралаша алачак. Үзләре белән контактсыз термометрлар йөртәләр.

Дару һәм продуктлар алып килеп бирүдән тыш, онлайн түләүләрне дә башкаралар. Шулай ук кайберәүләр этләре белән дә йөреп керергә сорый. Волонтерлар моңа да әзер.


Киләчәктә “Татнефть”  нефть төбәге буенча әлеге хезмәт күрсәтүнең географиясен киңәйтергә җыена.

 

Компаниянең матбугат хезмәте

Фото: https://vk.com/tatneft_official

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев