Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск һәм Әлмәт районнары чигендә 5,5 мең кв. метр мәйданда урман янган

 18 август көнне, бүген, 13.26 сәгатьтә Әлмәт районында Иске Суркино торак пункты янында Лениногорск районы белән чиктә урман януы турында хәбәр килгән.

 

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, торак пунктларга ут күчү куркынычы булмаган. 

14.58 сәгатьтә янгынны локальләштергәннәр, ә бер сәгать эчендә бөтенләй сүндергәннәр. Янгын 5,5 мең кв.метр мәйданга зыян салган. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Янгынны сүндерүдә 76 кеше һәм 20 берәмлек техника катнашкан. Әлмәт гарнизоны янгын сүндерүчеләре, нефтьчеләрнең су ташу техникасы, шулай ук урман сагы хезмәткәрләре һәм җирле халык җәлеп ителгән.

 

">https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-08-2021/leninogorsk-m-lm-t-rayonnary-chigend-5-5-me-kv-metr-m-ydanda-urman-yangan-5834218

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев