Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда җиңгәчәйләр кич утырды (+фоторепортаж)

Шәһәр Мәдәният сараенда, ң иң уңган җиңгәчәйләр - "Сүнмәс ялкын" ансамбле һәм "Ак калфак" хатын кызлар берләшмәсе "Җиңгәчәйләр кич утыра" дип исемләнгән кичке уенга җыелдылар.

Кичке уенда җиңгәчәйләр татар халык җыр- биюләрен, "Түгәрәкле уен", "Тукмак", "Түбәтәйле" уеннарны искә төшерделәр.

Кичәне гармунчылар  Илдус Әхмәтҗанов,  Геннадий Садовников,  җырчылар: Фәния Латыйпова, Рузалия Зиатдинова,  Фаиз Хөсәенов үзләренең чыгышлары белән бизәделәр. Гөлбстан Гатауллинаның биюе һәркемне сокландырды.

Зөмәрә Шәрәпова җитәкчелегендәге "Айсылу " балалар театры - "Чәй эчәбез самовардан"  дип исемләнгән яңа чыгышлары белән сөендерде. Кичәне әзерләүче һәм алып баручы -  Регина Гыйззәтуллина.

Кунак булып килгән тамашачылар да читтә калмадылар, уеннарда катнашып күчтәнәчле булдылар. "Татар халык уеннарын, җырларын беркайчан да онытмыйк, туган телебезне саклыйк, гореф- гадәтләребезне киләчәк буыннарга да тапшырыйк", дигән сүзләр әйтте тамашачылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев