Заман сулышы

Лениногорск Мәдәният сараенда “Лениногорскнефть” идарәсе хезмәт коллективының тантаналы җыелышы булды

28 августта яңарган Мәдәният сараенда "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 70 еллык юбилейга багышланган тантаналы җыелышы булды. "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ветераннар бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды. Чара патриотлык һәм үткән белән горурлану хисе, беренче буын Лениногорск нефть табучыларының...

Реклама

28 августта яңарган Мәдәният сараенда "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәт коллективының 70 еллык юбилейга багышланган тантаналы җыелышы булды.


"Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ветераннар бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды.
Чара патриотлык һәм үткән белән горурлану хисе, беренче буын Лениногорск нефть табучыларының фидакарь хез­мәтен хөрмәтләү рухында барды. Моны документаль фильм да, фотохроникалар да, идарәнең үткәнен һәм бүгенгесен картиналар рәвешендә тәкъдим иткән гадәти булмаган лазер-шоу да дәлилләде.
Җитмеш ел дәвамында юбиляр идарә промыселларында 62 мең кеше хезмәт куйган. Алар арасында сугыш һәм сугыштан соңгы кырыс елларда республикадагы беренче нефть предприятиесенә нигез салучылар, бөтен дөньяга мәгълүм Ромашкин ятмаларын ачучылар бар, 1960 нчы елларда нефть табу күләме буенча "Лениногорскнефть" идарәсен ил күләмендә лидерлыкка чыгаручылар, өч миллиард тонна нефть табуда өлеш кертүчеләр һәм беренче нефтьчеләр башлаган эшне бүген дәвам итүчеләр идарә тарихында лаеклы урын алып тора. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән зур нефтьчеләр гаиләсен тәшкил итә.
Юбилей белән идарә коллективын Рөстәм Мөхәммәдиев тәбрикләде. Ул тагын бер тапкыр идарә җитәкчелегенә һәм җирле хакимияткә 21 һәм 22 август көннәрендә "Лениногорскнефть" идарәсенең - 70, Лениногорскиның 60 еллык юбилейларына багышланган тантаналарның югары дәрәҗәдә уздырылуы өчен рәхмәт белдерде.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 65 нче номер саныннан укый аласыз.
Мәкалә авторы Диләрә Гыйльметдинова, Сергей Трусов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: