Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният йортында “Дуслык һәм игелек концерты” үтте

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Мәдәният сараенда үткәрелгән "Терроризмга каршы бергәләп" чарасы кысаларында "Дуслык һәм игелек концерты"нда катнашты. Анда 300гә якын 5-6 сыйныф укучылары килгән иде. Алар алдында эчке эшләр капитаны Екатерина Шукова чыгыш ясады. Нәрсә ул терроризм, кем ул террорист, террорист тоткыны, шикле әйбергә тап булсаң нишләргә икәнлеге турында...

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Мәдәният сараенда үткәрелгән "Терроризмга каршы бергәләп" чарасы кысаларында "Дуслык һәм игелек концерты"нда катнашты.


Анда 300гә якын 5-6 сыйныф укучылары килгән иде. Алар алдында эчке эшләр капитаны Екатерина Шукова чыгыш ясады. Нәрсә ул терроризм, кем ул террорист, террорист тоткыны, шикле әйбергә тап булсаң нишләргә икәнлеге турында сөйләде.

Укучылар үз белемнәрен үткәрелгән бәйгедә тикшерде. Бирелгән сорауларга дөрес җаваплар әйтеп укучылар истәлекле бүләккә ия булды.

Шулай ук укучыларның барысына да "Ил бер, халык күп" дигән мәгълүмати китапчыклар таратылды.
Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вместе против террора