Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелде

Уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Димәк, балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләрдә эш башларга барысы да әзерме-юкмы икәнлекне тикшерергә вакыт җитте.

 

11 августтан алып 17сенә кадәр Лениногорск мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр.  Районда 21 мәктәп, шәһәрнең 13 урта белем бирү учреждениесе  үз ишекләрен ачачак.

Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, өстәмә белем бирү учреждениеләренең әзерлеген махсус комиссия тикшерә. Аның составына мәгариф идарәсе белгечләре, янгын сүндерү часте һәм Роспотребнадзор хезмәте вәкилләре керә.

Мәгариф тармагына караган объектларында җылылык бирү системалары,  керү-чыгу юлларының төзеклеге, чисталык һәм иминлекне булдыру кебек башка күп төрле мәсьәләләр комиссия әгъзаларының тикшерүе аша үтә.


Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, террорчылыкка каршы чаралар аеруча контроль астында. Быел килеп чыккан эпидемиологик хәл аркасында тикшерүчеләр коронавирус авыруы таралуны булдырмау өчен куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә дә басым ясый.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин сүзләренә караганда, белем бирү учреждениеләрендә вирус таралуга юл куймау өчен барлык шартлар да тудырылган. Тиздән өстәмә рәвештә контактсыз термометрлар кайтачак.

Комиссия тикшерүе шуны күрсәтте: барлык мәгариф учреждениеләре – мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре дә уку елына әзер. Вак-төяк җитешсезлекләрне тиз арада бетерү турында кисәтүләр ясалды.

1 нче сентябрьдә барлык мәктәпләрдә дә гадәти режимда тантаналы линейкалар узачак, дип планлаштырыла. Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, Роспотребнадзор белгечләре, барлык санитар таләпләрне үтәп, Белем бәйрәмен ачык һавада уздырырга рөхсәт иткән.

 

Гөлназ Хәйретдинова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев