Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск микрорайоннарында Кыш бабай белән Кар кызының бәйрәм тамашасы дәвам итә

Кыш бабай һәм Кар кызының лениногорскилар белән чиратагы очрашуы Тукай урамының 27 нче йорты ишегалдында булды.

Микрорайон бәйрәмен 6 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе оештырган иде. Кыш бабай белән Кар кызы килер алдыннан, билгеле инде бәйрәм мәйданчыгын бизәп, купшы чыршы утыртып куйганнар. Аны әзерләүдә ТОСка микрорайонда яшәүчеләр дә, шәхси эшмәкәрлек оешмалары да булышлык иткән.

"Кыш бабайда кунакта" дип  аталган театральләштерелгән күренеш артистлар чыгышы белән генә чикләнмәде, тамашачылар үзләре дә алар белән бергә чыгыш  ясадылар.  Балалар өчен төрле уеннар, бәйгеләр булды, әлеге бәйгеләрдә әкият, мультфильм геройларының катнашуы аеруча балаларны җәлеп итте.

Микрорайоннарда Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев