Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәктәп укучылары экологик эшләнмәләр бәйгесендә катнаша ала

Мәктәп укучылары өчен «Online чирек» кысаларында өченче экологик сишәмбе җитә һәм «Эко-эшләнмә» дигән яңа конкурс башлана. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Бәйге Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, шуңа күрә эшләнмә шул темага багышланырга тиеш.

Эшләнмәләрне ясау өчен икенчел чимал — сок тартмалары, капкачлар, шешәләр һ.б., шулай ук табигый материаллардан файдаланырга кирәк.

Чараны оештыручылар эшләрне сезнең фотографияләргә нигезләнеп бәяләячәк, аларны greentatarstan@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк: кулдан эшләнгән әйбернең материалы фотосы, кул эшләренең фотосы һәм конкурста катнашучының башкарылган эше белән төшкән фотосурәте. Хатта бәйгедә катнашучының исем-фамилиясен, торак пунктын, мәктәп һәм сыйныф номерын, «Эко-эшләнмә» темасын күрсәтергә онытмагыз.

Катнашу өчен зеленыйтатарстан.рф порталында теркәлү узарга кирәк. Эшләр 27 апрельгә кадәр кабул ителә.  

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә бүләкләр белән рюкзаклар тапшырылачак, барлык катнашучыларга да буяу өчен рәсемнәр биреләчәк.

 

Чыганак

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев