Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәктәпләрендә ОРВИ билгеләре белән авыручы балалар саны арта

Лениногорскиның шәһәр һәм район мәктәпләрендә укучы балалар соңгы арада ОРВИ билгеләре белән авырый башладылар.

 


 Әгәр класста 20 процент бала ОРВИ белән авырып китсә, аларны өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр.Моны һәр белем бирү оешмасы үзе хәл итә.

- Шәһәр һәм район мәктәпләренең кайберләрендә карантинга киткән класслар бар. Мәктәпләрдә ОРВИ белән авыручы балалар буенча ситуация ныклы контрольдә тотыла. Белем бирү учреждениеләрендә иртәнге “фильтр” үткәрелә. Санитайзерлар бар. Шулай ук һаваны зарарсызландыра торган җиһазлар белән дә тәэмин ителгән. Ата-аналар үз балаларының сәламәтлегенә карата игътибарлы булсыннар, - ди Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин.

Исегезгә төшерәбез: Лениногорск үзәк район хастаханәсе поликлиникасына балалар өчен коронавируска каршы "Спутник-М" вакцинасы кайткан. Ул 12 яшьтән олырак балаларга әти-әни ризалыгы белән генә ясала.

3 февральгә булган мәгълүматка караганда, Лениногорскида 39 700 кеше прививка ясаткан. Эпидемия башланганнан бирле ковидның 595 очрагы расланган. Соңгы атнада коронавирусның 44 яңа очрагы ачыкланган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОРВИ билгеләре Мәктәпләрдә карантин