Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәктәпләрендә туклану бәяләре билгеле булды

Билгеле булганча, быелгы уку елыннан, ягъни сентябрь аеннан башлангыч сыйныфларда укучы (1-4 класслар) 100 процент балалар бушка кайнар аш белән тәэмин ителәчәк.

 


Туклану бәясе көненә бер балага 51 сум 85 тиен тәшкил итә. Шуның 30 сумы – РФ бюджетыннан, ТР бюджетыннан 14 сум 15 тиен, 7 сум 70 тиен – Татарстан бюджетының адреслы социаль ярдәм фондыннан.

5-11 класслар өчен кайнар ризык бәясе бер балага 43 сум 48 тиен тәшкил итә. Шуның 33 сум 30 тиене – ата-ана взносы, 7 сум 70 тиен – ТР бюджетыннан, 2 сум 48 тиен – җирле бюджеттан.

Шулай ук аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдән булган укучылар – барлык 5-11 класс  укучыларының 10 проценты льготалы кайнар аш белән тәэмин ителәчәк, суммасы 43 сум 48 тиен.

Бу хакта Мәгариф идарәсе сайты хәбәр итә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев