Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мөхтәсибәте сентябрьне гошер-сәдака итеп игълан итте

Бакчалардан мул уңыш җыеп алынды. Гошер сәдакасы бирер чак җитте.

Динебездә бүлешү, башкалар турында да кайгырту дигән күркәм гадәт бар. 

– Гошер  ул – бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкятнең бер төре. Аллаһы Тәгалә Изге Коръәннең «Бәкара» сүрәсенең 267 нче аятендә болай ди: «И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез. Үзегезгә биргән очракта күзегезне генә йомып алырдай яраксыз нәрсәләрне хәер итеп бирмәгез. Белегез: Аллаһ һичшиксез бай, мактауга лаеклы!»

Лениногорск мөхтәсибәте сентябрь аен гошер сәдака айлыгы итеп игълан итте. Гошер сәдакасын "Ихлас" мәчетенә китерергә була.

Белешмәләр өчен телефон: 8960- 071 - 72 -85, Гомәр хәзрәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев