Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы авылларын су басу куркынычы бармы?

Быел карның артык күп булуы аркасында язгы ташу көчле булырга охшап тора.

Шунлыктан белгечләр су басу куркынычы да булуы бар дип кисәтә.

Татарстан  Гадәттән тыш хәллләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге башлыгы Сергей Мостов су объктларында язгы ташу апрельнең беренче декадасында башланыр, дип фаразлый. Су басу куркынычы 15 авылга яный.

“Лениногорск районы территориясендә язгы ташу вакытында мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен көч төркеме булдырылган, чаралар күрелә, 62 берәмлек техника бу юнәлешкә җәлеп ителде, шул исәптән янгын сүндерү техникасы - 6 берәмлек, суны суырту өчен техника -12 берәмлек, шул исәптән 7 автомашина, 5 мотопомпа;  автоном электр белән тәэмин итү чыганаклары 15 әү бар”, - дип сөйли Сергей Мостов.

Районның 5 авылында: Сугышлы, Керкәле, Урдалы, Сарабиккол, Яңа Иштирәктә хәбәр итә торган сирена җайланмалары урнаштырылган.

Узган елның көзендә авыл җирлеге башлыклары ярдәмендә, авыл халкы катнашында 6 километрдан артыграк елга үзәннәре чистартылган.

Шулай ук районда автомобиль юлларының су үткәрү торбаларын чистарту эше дә язгы ташуга каршы тору буенча үткәрелә торган мөһим эшләрнең берсе. Лениногорск районында бу эшне «Строймонтажсервис» җәмгыяте график буенча башкара.  Чистарту эшен 28 мартка тәмамларга планлаштыралар.

Гадәттән тыш хәлләр бүлегендә әйтүләренчә, су басу вакытында гидрологик хәлне контрольдә тоту өчен 6 күзәтү посты эше оештырылган: Сугышлы,  Шушма елгасы; Сарабиккол, Шушма елгасы; Иске Иштирәк авылы (Бәкер), Шушма; Керкәле,  Шушма елгасы; Зәй-Каратай, гидро-корылма; Иске Писмән, гидрокорылма.

Белгечләр әйтүенчә, «Төнлә салкын, көндез генә җылы булса, зур проблемалар булмаска тиеш. Төнлә җылы булса гына борчулы хәлләр булуы бар», - диләр.

 

фото: https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев