Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында 80-90 яшьтә булган 2 мең 500дән артык кеше яши

Лениногорск Социаль фондының Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова белән пенсияләр турында сөйләштек.

Лениногорск районында 24 мең 495 пенсионер исәпләнә, шуның 20 мең 618е пенсия яше җитү сәбәпле пенсияне ала, аның уртача күләме – 21 мең 527 сум.

   Айгөл Әхмәтисламовна, пенсия реформасы булгач, ир-атларның пенсиягә чыгу яше 65 яшькә кадәр, хатын-кызларның 60 яшькә кадәр арттырылды. Ә иртәрәк пенсиягә чыгучылар бармы?

-    Пенсиягә күпбалалы әниләр иртәрәк чыга ала. Әгәр хатын-кызның 5 һәм аннан да күбрәк баласы бар икән, ул 50 яшьтә чыга. 4 балалы әниләр – 56 яшьтә, 3 балалы әниләр 57 яшьтә чыга ала.

-    Мондыйлар лениногорскилылар арасында күпме?

-    Лениногорск районында вакытыннан алда иминиятләштерелгән пенсияне 415 хатын-кыз ала. Шуларның 351е – биш һәм аннан да күбрәк баласы бар, 16 хатынның – дүрт, 48 хатынның өч баласы бар. 2022 елдан картлык буенча вакытыннан алда иминиятләштерелгән пенсиянең яңа төре гамәлгә керде. Аны озак вакытлы страховка стажы булган пенсия, озак эшләгән өчен пенсия дип тә атыйлар, ягъни әгәр ир-атның – 42 елдан, хатын-кызның 37 елдан да ким булмаган страховка стажы бар икән, алар ул пенсияне ала. Картлык буенча иминият пенсиясе гомуми билгеләнгән яшьтән 24 айга иртәрәк, әмма 60 яшькә (ирләр) һәм 55 яшькә (хатын-кызлар) җиткәнче билгеләнергә мөмкин. Лениногорск районында 2023 елда әлеге хокуктан 93 гражданин файдаланды.

-     Пенсияне почта аша китерәләр иде, бу хәзер дә шулаймы?

-    Хәзер безнең пенсионерларыбыз да заманадан артта калмый: 73 проценты пенсияне банк картасына ала, 27 проценты почта хезмәте аша ала. Бу хезмәттән банкоматлары булмаган, авыл җирлегендә яшәүчеләр файдалана.

-    Пенсия тагын кайчан артачак?

-    Ел саен пенсия гыйнвар башыннан индексацияләнә. Быел ул 4,8 процентка артты. Әлегә киләсе ел коэффициенты Хөкүмәт тарафыннан расланмаган, әмма закон проектына 7,5 процентка индексацияләргә дип кертелгән, бу 2023 ел ахыры инфляциясе дәрәҗәсенә туры килә.

 

  • Лениногорск районында пенсионерларның яше һәм саны:  2551 кеше – 80-90 яшьтә; 5015 кеше – 70-80 яшьтә; 10839 кеше – 60-70 яшьтә; 5635 кеше – 60 яшьтә һәм аннан яшьрәк.

 

Әңгәмәне тулысынча "Заман сулышы" газетында 27 октябрь санында укый аласыз.

фото: Лениногорск-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев