Лениногорск районында Ялан тау башында – һәйкәл
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында Ялан тау башында – һәйкәл

Гражданнар сугышы герое, 235 нче Невель полкы хәрби комиссары, комсомолчы Александр Кондратьев истәлегенә, ул һәлак булган урында, районыбызның Ивановкага бару юлында, Ачык, Ялан тау – Лысая гора дигән урында мемориал барлыкка килде.

Александр Александрович батырларча һәлак булган бу урында узган ел истәлек ташы куйганнар иде. Хәзер исә мәйданчык әзерләп, гранит плитә урнаштырганнар, анда геройның тулы исеме, аның кем булуы, активист-ветераннар ярдәмендә аның гомер еллары язылган.

Александр – тумышы белән Санкт-Петербургтан. 1918 елның җәеннән Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1918 елның 8 октябрендә булган яуда нык яралана, шулай да 10 октябрьдә иптәшләре белән разведкага барыр өчен көч таба. Пулемет белән иптәшләренең чигенүен каплый. Шунда аягы яралана. Үзенең соңгы сулышында да берничә ак гвардиячене юк итәргә өлгерә, үзенә дошман пулясы тия. Әлеге хәлләр безнең районда Ачык, Ялан тау – Лысая гора дигән җирдә була.

Ул һәлак булган тауда берничә ел элек металлдан стела куйган булганнар, ләкин вандаллар явызлык эшли: стеланы йолкып алып китәләр. Хәзер менә таштан яңа мемориал барлыкка килде. Бу вакыйга барышында тирән символик күренеш тә булган: монументны тау башына китергәч, ул көтмәгәндә биш өлешкә ярылган. Кыйпылчыкларны урынында калдырырга булганнар. Хәзер Кондратьевның төп мемориалы тирәсендә биш таш ята, әйтерсең , аның белән һәлак булган  биш сугышчан иптәше истәлекләре дә мәңгеләштерелгән.

  • Белешмә.
  • Мемориал патриотик чаралар уздыру мәйданчыгы булып торыр. Объектның торышын Ивановка авыл җирлеге администрациясе күзәтеп торачак. Авылдагы мәктәп музеенда Александр Кондратьевка багышланган почмак бар. Ачык, Ялан таудагы монумент-Ветераннар советының Ватанны саклаучылар истәлеген саклау буенча башкарылган зур эш.
  •  

Нет комментариев