Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы Сарабиккол авылында корт ачылды

Сарабиккол кортында малайлар хоккей уйнаса, кичләрен гаиләлеләр, хәтта олы яшьтәге апалар да килеп шуып китәләр икән. Әнә шулай дип белдерделәр хоккей кортының тантаналы рәвештә ачылу көнендә. Корт төзелеше авылдашлары Равил Фәйрузов ярдәме белән җәй аенда башланган иде. Кышка таба ул туңдырылып, боз белән каплана. Шуннан соң укучыларны, спорт яратучыларны кабул...

Сарабиккол кортында малайлар хоккей уйнаса, кичләрен гаиләлеләр, хәтта олы яшьтәге апалар да килеп шуып китәләр икән.


Әнә шулай дип белдерделәр хоккей кортының тантаналы рәвештә ачылу көнендә. Корт төзелеше авылдашлары Равил Фәйрузов ярдәме белән җәй аенда башланган иде. Кышка таба ул туңдырылып, боз белән каплана. Шуннан соң укучыларны, спорт яратучыларны кабул итә башлаган.
- Хоккей корты безнең өчен бик яхшы булды, -ди мәктәп директоры Сәлимә Гатина. -Укучыларыбыз да шат, төштән соң, ял көннәрендә тирә-яны шау-гөр килеп тора.
Корт булу бер нәрсә, әле аны "киендерергә" дә кирәк бит. Бу яктан булышучыларга Сәлимә Әнвәровна бик рәхмәтле. Ике капканы Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе бүләк иткән, унөч костюмны Урдалы мәктәбе, бишне Зәй-Каратай мәктәбе биргән. Ачылу көненә Куакбаш мәктәбе директоры Алмаз Сабирҗанов волейбол тубы белән килгән. "Әле Равил Сәгыйтович хоккейчыларга киенер-чишенер өчен ике җылы вагон куйдыртырга уйлап тора", ди директор. Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина исә корт янында ике лампочка гына аз булыр дип, язга таба тирә-юнен күбрәк яктыртып, гөлт иттермәкче була.
Сарабиккол малай-егетләрнең хоккей уйнарга теләкләре көчле, тимераяк һәм кәшәкәләрне үзләре алган.
- Анысы гына берни түгел, - ди VIII сыйныф укучысы Айдар Мусин. - Хәзер безнең үз бозыбыз бар. Һәркөнне төштән соң өч сәгатьтән артык уйныйбыз. Әле Иске Куак малайлары да килә. Элек Шушмада уйнаган була идек инде. Аермасы дисезме? И-и, мондагы кызыклык, рәхәтлек, - ди ул.
Команда тупланып килә икән, "Дуслык" дигән исем сайлап куйганнар да, әллә үзгәртергәме, дип торалар. Балаларына шөгыльләнер урын булган өчен әбиләре дә сөенгән. Бу көнне җыйнаулашып, "Тынгысызлар" төркеменә йөрүче апалар килгән иде. Алар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә:
- Кызым, авыл җыенында Равил улыбызга без мөрәҗәгать иттек бит. Тиз арада ясатып та куйды, рәхмәт яусын.
- Оныкларыбыз өчен бик әйбәт урын. Компьютер карап торганчы, монда килеп хәрәкәтләнеп кайталар.
- Алар гына түгел, үзебез дә киләбез, итек белән кереп, шуып-шуып карыйбыз, - дип сөйләделәр.
Хоккей кортына суны инештән насос белән суыртып, туңдырганнар. Кышын кардан чистартып, бозны карап кына торалар. Бу эшне "Сатурн-Урал" хуҗалыгының Радмил Хәкимов җитәкчелегендәге яшь белгечләре: Ренат Исмәгыйлев, Раил Хәмидуллин, Илгиз Җиһангиров, Илназ Ситдыйков белән бергә башкарганнар. Бу көнне аларга рәхмәт сүзе җиткерделәр. Спорт бәйрәменә килгән Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе директоры Ленар Шакировның теләкләре бер: корт буш тормасын, балалар спортны үз итсен.
Шөгердән "Чкаловец" командасы белән Куакбаштан килгән "Штурм" командасы иптәшләрчә уен күрсәтте. Болары инде стажлылар, уен рәтен беләләр. Соңыннан ачыкланганча, уен 2:2 белән тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сарабиккулово корт