Лениногорск районында промышленность парклары резидентлары яңа ташламалар белән файдалана алачак
Лениногорскига Татарстан Дәүләт Советы ике комитетының күчмә утырышы узды. Бюджет, салым һәм финанслар комитеты, төзелеш һәм җирле үзидарә буенча комитеттан бер төркем делегация килде.
Татарстан Дәүләт Советы апрель ахырында промышленность паркларында эшләүче кече һәм урта бизнес резидентлары өчен ташламалар керткән иде.
Татарстан Дәүләт Советы кунаклары Лениногорскидагы «Идея-Юго-Восток» технопаркында булдылар. Монда ике мәйданчык халык өчен иң кирәклесе. Берсендә 11 елдан артык мебель резидентлык итә, эшчәнлек алып бара. Предприятие пандемия вакытында көчкә сулыш алган диярлек, инде эшли башлаганда – чималларга бәя арткан.
Лениногорск районында 6 промышленность мәйданчыгы эшли. Аларда 13 резидент һәм 88 арендатор икътисад өлкәләрендә эшчәнлек алып бара. Промышленность мәйданчыкларында 1200 кешенең эш урыны бар.
Бюджет буенча Татарстан Дәүләт Советы Комитеты инвесторларны җәлеп итү буенча промпарклар резидентлары өчен ташламалар керткән. Яңа төзәтүләр буенча кече һәм урта бизнесны кайбер салымнардан да азат итәргә уйлыйлар.
Яңа кертелгән ташламаларны алу өчен кайбер шартларны да үтәргә кирәк булачак, дип әйтәләр комитеттагылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев