Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында туфракка зыян китерүчеләр тотылган

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск районының Дурасово авылында туфракның уңдырышлы катламын законсыз төстә салдырып алучыларны “кармак”ка эләктергән.

Закон бозучылар үзләренең законсыз гамәлләрен тормышка ашыру өчен махсус техника җәлеп иткән. Экологик тикшеренү вакытында 172 кв.м мәйдандагы җиргә зыян китерелүе исәпләп чыгарылган.  

Шулай итеп, Лениногорск предприятиесе туфракның уңдырышлы катламын законсыз салдырып алган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылган.

Моннан тыш закон бозучы җир кишәрлеген рекультивацияләргә, ягъни торгызырга да тиеш булачак.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы сайты

Фото: http://eco.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев