Лениногорск районында узган автораллида "Запорожец"лар да, хуҗалары да сынатмады
Лениногорск районында гыйнвар аеның салкын бер көнендә матур традициягә кергән “Запорожец” машиналарында авторалли узды.
Иске Шөгер авыл җирлегендә узучы ярышларга ретро автомобильләргә мөкиббән киткән һәвәскәр узышчылар килде.
Автораллины оештыручылар булып – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, “ЗАЗ” автомобиль клубы тора. Билгеле булганча, безнең районда ретро-автомобиль сөючеләрнең үз берләшмәләре дә бар. Бергәләп ретро-машиналар эзләп табалар, аларны төзекләндерәләр, ярышларга әзерлиләр икән. Шунысын да әйтергә кирәк: узган ел безнең район егетләре Арчада узган “Запорожец”лар узышында алдынгы урыннарны алып кайттылар. Раил Гарифуллин – беренче, Ленар Бигманов икенче урынны алды.
Автоузыш көнне мәйдан ретро машиналар тавышыннан гөрләп торды. Авторалли Фаяз Ибраһимов исемен йөртә, чөнки ул башлап җибәргән иде. 2018 елда әлеге ярышларга республика статусы бирелде.
Узышчылар бу ярышларга алдан әзерләнәләр. Автомобиль техник яктан төзек булырга тиеш, анда куркынычсызлык каешлары, аптечка, жилетлар, машина йөртү таныклыгы, йөртүче һәм бортмеханик паспортлары, янгын сүндергеч, авария билгесе булу зарур. Шулай ук йөртүченең һәм бортмеханикларның гомерләре иминиятләштерелгән булырга тиеш.
Карлы трассадан машиналарның җитез элдертүен карап торуы үзе бер бәйрәм кебек, ди автораллины карарга килүчеләр. Трасса шактый бормалы итеп ясалган, кискен борылышлар да бар. Узышчылар сынатмады, ретро-автомобильәр белән идарә итүдә осталыкларын күрсәтә алдылар.
Әлеге ярышларда җиде урын билгеләделәр. Җиде урынга да иганәчеләр саллы гына бүләкләр әзерләгән иде. Шулай итеп, җиденче урында – Илшат Вәлиев (Лениногорск). Ул мультиварка белән бүләкләнде. Алтынчы урын – Руслан Шәйдуллин, Иске Шөгер. Бүләккә микродулкынлы мич алды. Бишенче урында – Азнакайдан килгән Владимир Гнеденков, музыкаль аппаратура (проигрыватель) тапшырдылар. Дүртенчедә – Айрат Нуриев, Шөгернеке, телевизор белән бүләкләнде.
Өченче урын – Ришат Шәяхмәтовка бирелде (Лениногорск), бүләккә телевизор көтеп тора иде. Икенче урында – Әлмәттән Валерий Васильев, суыту камерасы белән бүләкләделәр. Һәм, ниһаять, Запорожец машиналары узышының җиңүчесе – Шөгердән Айдар Бигманов. Аңа Кубок, диплом, истәлекле бүләк һәм шифаханәгә юллама тапшырдылар. Айдар Инзир улына 40 яшь. Күптәннән автоузышлар белән кызыксына, ел саен “Запорожец” узышларына әзерләнә. “Быелгы автораллида туганым Динардан “Запорожец” машинасы алып, үзем катнашырга булдым. Җиңүем өчен шат”, - ди.
Тулырак "Заман сулышы" газетында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев