Шаһитлар Лениногорск районында ут капкан кырларны видеога төшергән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 12.01 сәгатьтә Лениногорск районында бөртекле культуралар җыеп алынган кыр януы турында хәбәр килгән.
Янгын 500 кв.метр мәйданга зыян салган.
Янгын сүндерүчеләргә сүндерү өчен ярты сәгать вакыт кирәк булган. Торак пунктларга һәм урманнарга куркыныч янамый, зыян күрүчеләр юк.
Нет комментариев