Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск рәссамнары республика конкурсы һәм регионара олимпиада дипломантлары булдылар

Апрель азагында Алабуга шәһәрендәге И.Шишкинның музей йортында "Мин Шишкин кебек ясыйм" дигән 10нчы республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге конкурска 433 автордан 437 хезмәт тәкъдим ителгән булган. Шәһәребезнең М.Хәертдинов исемендәге балалар рәсем сәнгате мәктәбе яшь рәссамнары да катнашып, мөмкинлекләрен сынап карады. Әлеге мәктәптә укучы Толстов Данилның хезмәте, кече яшь төркемендәгеләр арасында,...

Апрель азагында Алабуга шәһәрендәге И.Шишкинның музей йортында "Мин Шишкин кебек ясыйм" дигән 10нчы республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Әлеге конкурска 433 автордан 437 хезмәт тәкъдим ителгән булган. Шәһәребезнең М.Хәертдинов исемендәге балалар рәсем сәнгате мәктәбе яшь рәссамнары да катнашып, мөмкинлекләрен сынап карады. Әлеге мәктәптә укучы Толстов Данилның хезмәте, кече яшь төркемендәгеләр арасында, 3 нче дәрәҗәдәге диплом һәм акчалата бүләккә лаек, дип табылган.
Лениногорскиның яшь рәссамнары Мария Орлова һәм Софья Синькевич сынлы сәнгать тарихы буенча 3нче регионара олимпиадада катнашты, ул Азнакай шәһәрендә үтте, кызларның икесе дә икенче дәрәҗәдәге диплом алып кайтты.
Олимпиада кысаларында әлеге предмет укытучылары өчен "түгәрәк өстәл " оештырылды. Педагоглар "Педагог һәм укытучының иҗади эшчәнлеге" темасына үзләренең конкурс эшләрен тәкъдим иткән иде. Безнең балалар рәсем сәнгате укытучысы " Мәдәниятебезнең үткәне, хәзергесе, киләчәге"темасына презентация тәкъдим итеп, беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс